Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Бөтенроссия китапханәләр көне"

27 май - Китапханәләр һәм Китапханәчеләр көне. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан, хезмәттәшләребез белән Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрына барып Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган "Хыял йорты" комедиясенең премьерасын карап кайттык. Үзебезгә күңелле бәйрәм рухыбүләк иттек. Афәрин, Әтнәлеләр! Артистларның искиткеч оста уйнаулары, матур итеп куелган биюләр, музыкаль бизәлеш барысы да югары дәрәҗәдә. Искиткеч матур спектакль. Театр коллективына иҗат уңышлары телим, заллары тамашачылар белән тулып торсын! Күркәм бәйрәмне оештыручы җитәкчеләребезгә олы рәхмәтемне җиткерәм.