"Шигырьле чәй"
10 апрель көнне Иске Айван авылы китапханәсендә балалар шагыйрәсе, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, республика журналистларының "Бәллүр каләм" иясе Йолдыз Шәрапованың 55 яшьлек юбилеена багышланган "Шигырьле чәй" исемле балалар иртәсе булып узды. Чарада Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучылары катнашты. Балалар шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар.