Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Здоровье дороже золота"

7 апрель көнне Иске Айван авылы китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек  көненә карата "Здоровье дороже золота" дип исемләнгән сораулар һәм җаваплар кичәсендә яшьләр һәм медицина хезмәткәре Мингалиева Альбина Нургали кызы катнашты. Башта, 7 апрель көнне билгеләнеп үтә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненең килеп чыгу тарихы белән таныштырдым. 15 апрельдан алып 25 апрельга хәтле Татарстанда Бөтенроссия иреклеләр акциясе кысаларында "Язгы игелек атналыгы" башланып китәчәге һәм ел саен Россиядә 20 апрель көнне "Спасая жизни" дигән девиз астында Милли донорлар көне билгеләп үтүе турында, яшьләргә кеше гомерләрен саклап калыр өчен 20 апрель көнне кан тапшырырга кирәклеге турында  әйтеп уздым. Альбина Нургали кызы ничек сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, яшьләр арасында киң таралган наркомания, исерткеч эчемлекләр, тәмәке тарту чирләре турында сөйләде. Шулай ук донорлар көне һәм мактаулы донорлар нинди мөмкинлекләрдән файдалана алулары турында әйтеп үтте. Яшьләргә сәламәт яшәү рәвеше турында сораулар бирелде, аларның җавапларын медицина хезмәткәре тагын да тулыландырды. Сораулар һәм җаваплар кичәсе бик җанлы үтте. Ахырдан  шундый нәтиҗәгә килдек: сәламәтлек турында сөйләшү бик кирәк һәм файдалы тема, сәламәт яшәү рәвеше алып бару киләчәктә һәрберебезгә шәхси уңыш китерәчәген аңлап яшьләребез китапханәдән күтәренке кәеф белән таралыштылар.