Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Туган нигез! Таныйсыңмы мин балаңны?"

22 апрель көнне Арча балалар сәнгать мәктәбендә шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, якташыбыз Сания Юныс кызы Әхмәтҗанованың "Туган нигез! Таныйсыңмы мин балаңны?"дип исемләнгән бик җылы, эчтәлекле иҗат кичәсендә катнашырга насыйп булды. Күңелләрне җылытырдай бик матур, онытылмаслык очрашу булды. Кичәне югары дәрәҗәдә оештырган Үзәк китапханә кызларына олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сания ханымга киләчәк тормышында тазалык, тынычлык, гаилә иминлеге телибез. Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын. Матур шигырьләрегез, җырларыгыз белән безне сөендереп торырга насыйп булсын.