Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Дисбе - әбием ядкәре"

Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан авылыбызның "Ак калфак" татар хатын - кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы очрашу кичәсе булып узды.
922 елда Идел буе Болгар дзүләтендә ислам дине дәүләт дине буларак кабул ителгән. Бу истәлекле вакыйганы бәйрәм итү, күп кенә матур чаралар үткәрү республика һәм барлык мөселманнар өчен матур традициягә әйләнде. Мондый чаралар әби - бабаларыбызның борынгы гореф - гадәтләрен, йолаларын искә төшереп, саклап, яшь буынга җиткерү , тапшыру максатыннан оештырыла, яшьләребезгә тәрбия чарасы булып тора.
Ислам - бөтен дөнья диннәренең иң яше, әмма ул популярлаша бара һәм төрле милләт вәкилләре арасында да симпатия тудыра. Һәр дини юнәлештәге кебек үк, дини йолаларны башкару билгеле бер атрибутларны куллану белән бәйле, алар арасында дисбеләр аерым урын алып тора. Карап торышка гади генә кебек тоелган әйбер бик зур мәгънәгә ия һәм ул зикер әйтү өчен кулланыла.
Туксан тугыз яшь бөртеге
Дәверләрнең арасында, -
Шул дисбене тартасыдыр
Җирдә адәм баласына...
                    Харрас Әюп
Дисбенең барлыкка килү тарихы ерак үткәннәргә барып тоташа. Ул вакытта монахларга көн дәверендә бик күп догалар укырга туры килә. Ләкин бик күпләре саный белмәү сәбәпле алар һәр укыган догалары саен бауда төеннәр ясап баралар. Соңырак монахлар йон җепкә яки күн бауга төзелгән таш, кабырчык, сөяк, җимеш төшләрен дисбе итеп куллана башлыйлар.
Һәр намаздан соң кулларында үзенчәлекле хисап материалы тотучылар бармак хәрәкәте белән бер элементтан икенчесенә таба хәрәкәт итәләр.
Тикшеренүчеләр фикеренчә, Исламга бу исәпләү җайланмасы христианлыктан килгән. Кыска гына вакыт эчендә алар популярлык казанды һәм ислам дине кануннарын чагылдыручы үзенчәлекләргә ия булдылар. Исламда тәсбих яки субха исемен алган христианнардан ислам тарафыннан кулланыла торган төгәллекләрнең төп аермасы - алар санында. Аерма дини китапларның эчтәлегенә һәм дини йолаларны башкаруга карата таләпләр белән бәйле.
Без дә авылыбызның хөрмәтле хатын - кызлары, яшьләр белән дисбе ясау буенча мастер - класс үткәрдек. Мастер - классны махсус кунагыбыз Сабирова Ләйсән Наил кызы алып барды. Ул безгә хөрмә төшеннән дисбе ясау ысулын бик эчтәлекле итеп күрсәтеп һәм аңлатып бирде. Ләйсән ханымга безне шушы һөнәргә өйрәткәне өчен  олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Яшьләребез белән бергә аралашып, сөйләшеп, бер - беребезгә булышып, һәрберебез күңелләргә рәхәтлек биреп торучы берсеннән - берсе матур дисбеләр ясадык.
Кичәбез авылдашыбыз Светлана Хаҗиева башкаруындагы моңлы җырлар белән үрелеп барды. Шулай ук кичәбезне бизәп яшь егетебез Хәйретдинов Алмаз татар халык биюен башкарды.
Һәрберебезнең күңелендә җылы, якты нур калдырды бу матур очрашу. Кичәбез ахырында түгәрәк өстәл артында тәмле чәйләр эчеп, җылы хисләр белән уртаклаштык. Барлык катнашучыларыбызга зур рәхмәт!