Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Мәдәният хезмәткәрләре көне"

Бүген - мәдәният хезмәткәрләре көне! Бәйрәм уңаеннан Арча мәдәният йортында тантаналы кичә булып узды. Хезмәтемне югары бәяләгән җитәкчеләргә олы рәхмәтемне белдерәм! Киләчәктә дә илебез, дөньяларыбыз тыныч булып, барыбыз да бердәм булып исән - сау эшләргә насыйп булсын! Бәйрәм ахырында Габдулла Кариев исемендәге Казан Дәүләт яшь тамашачы театры артистлары башкаруында "Матур City" комедиясен карап, ял иттек. Бик күркәм бәйрәм булды.