"Игътибар, яңа китап!"
Хөрмәтле китап сөюче дусларым! Китапта Арча муниципаль районы клуб учрежденияләре хезмәткәрләренең "Иң яхшы сценарий" район конкурсына тәкъдим ителгән бәйрәм сценарийлары туплап бирелгән. Аларның барысы да - районыбыз мәдәният йортлары һәм клуб сәхнәләрендә куелган чаралар. Бу җыентыкта Иске Айван авылы мәдәният йорты җитәкчесе Минәшәева Рәмзия Рәхимҗан кызының "Без бер урам балалары" (урам концерты) сценарие дә урын алган.