Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Аерылмагыз китаптан"

Бүген Арча үзәк китапханәбездә Татарстан республикасында цифрлаштыру елы кысаларында җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" оешмасы директоры, "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган җәмгыятнең башкаручы директоры, "Әдәби марафон", "Сәламәт иртә" проектларына нигез салучы, китап укучыларыбызга "Иң зур сер" шигырьләр җыентыгы аша таныш булган автор гатауллин Раил Мәүлет улы @beIem белән "Аерылмагыз китаптан" дип исемләнгән очрашу кичәсендә катнаштык. Очоашуда Раил Гатауллин үзенең эшчәнлеге, иҗаты турында сөйләде һәм яңа поектлары белән уртаклашты. Китапханә хезмәткәрләре авторның шигырьләрен укыдылар, "Әдәби марафон"да катнашучылар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Чара ахырында Раил Гатауллин максатка һәм уңышка ирешү буенча психологик тренинг үткәрде. Бик җылы очрашу булды. Чара #әдәбимарафон гимны белән тәмамланды.
Киләсе "Әдәби марафон" 1 апрельда башлана, барлык әдәбият сөюче дусларыбызны шушы проектта катнашырга чакырып калабыз.