Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Шигъри тәлгәшләр"

Үз энҗемне эзлим һаман,
көн туса, йөрим йөдәп...
Ач, шигърият, серләреңне,
тылсымлы сүзләр өйрәт.
      Саҗидә Сөләйманова
21 март - Бөтендөнья Шигърият көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан яшьләр белән "Шигъри тәлгәшләр" дип исемләнгән әдәби кунакханә үткәрдек. Юбиляр татар шагыйрьләренең иҗаты белән таныштык, аларның шигырьләрен кычкырып укыдык.