"Сез булганга гүзәл җиребез"
1 апрель - Халыкара кошлар көненә карата, китапханәдә Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең озайтылган көн группасына йөрүче балалар белән "Сез булганга гүзәл җиребез" дигән исем астында конкурс - викторина үткәрдек. Балалар китап күргәзмәсенә күзәтүне тыңлап үттеләр. "Сандугачлар" һәм "Карлыгачлар" исемле ике командага бүленеп кошлар турында табышмакларга җаваплар эзләделәр, "Очты, очты кошлар" дигән уенда катнаштылар, блиц - сораштыруда һәм конкурсларда ярыштылар:
- күчмә кошларны тап һәм тамгала;
- кошлар сөйләшүе;
- кошларны тап;
- экологик светофор;
- сүзне әйтеп бетер (Бу конкурста балалар кошлар турындагы әсәрләрне искә төшерергә һәм әсәрнең тулы исемен әйтеп бирергә тиешләр иде. Мәсәлән: Мамин - Сибирякның "Серая ..." (Шейка) хикәясе Һ. б.
Карлыгачлар командасы җиңеп чыкты. Ахырдан экологик әңгәмә үткәрдек, барыбыз бергә табигатьтә һәм безнең тормышыбызда кошларның әһәмияте турында, аларны ничек сакларга һәм якларга кирәклеге турында сөйләштек.