Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Балачак илендә"

Мин шагыйрь түгел. Күңелем генә шагыйрь. Бу хакта мин күптәннән беләм. Әнкәй бүген дә көлеп сөйли. Миңа ике яшьләр чамасы булгандыр, ул мине, тезләренә бастырып, үчтеки - үчтеки сикертә икән. Үзе такмаклап шигырь әйтә:
Улыкаем, синмени,
Атлар җигәсеңмени?..
Улыкаем, синмени,
Атлар куасыңмени?..
Шулвакыт, бөтен тирә - юньдәгеләрне гаҗәпкә калдырып, әнкәйгә каршы такмаклый башлаганмын:
Әнекәем, тинмени,
Тыер таватыңмени?..
Менә шулай "шагыйрь" булып киткәнмен. Шигырь белән сөйләшә башлаганмын...
Галимҗан Гыйльманов.
Галимҗан Гыйльманов 1957 елның 1 февралендә Башкотстанның Дүртөйле районы Әсән авылында колхозчы гаиләсендә туган.
Язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов быел үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан балалар белән "Балачак илендә" дип исемләнгән әдәби кичә оештырдык. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Балалар үзләре яраткан әсәрләреннән өзек, шигырьләрен кычкырып укыдылар. Кичәнең икенче өлешендә язучының табышмакларына җаваплар эзләдек.