"Детям о коррупции"
Балаларда коррупциягә каршы дөньяви караш тәрбияләү, намуслылык, дөреслек турындагы белемнәрен ачыклау максаты белән Иске Айван авылы китапханәсендә кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен "Детям окоррупции" дип исемләнгән мәгълүмати - танып - белү сәгате үткәрелде.
Яшь китап укучыларны "Коррупция в детской литературе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырдым. Чара барышында балалар "коррупция" сүзенең мәгънәсен аңлаcыннар өчен Т. И. Карпованың авторлык әкиятен сөйләдек һәм аңлаттык. Әгәр дә балалар әдәби геройларның җаваплары белән риза булсалар, зәңгәр түгәрәкләрне күтәрделәр, риза булмасалар кызыл түгәрәкләрне күтәрделәр. Балалар ни өчен теге яки бу төсне күтәрүләрен аңлаттылар. Әкият геройларына карата үз карашларын әйттеләр. Аннары "Яхшы, начар" дип исемләнгән уен үйнадык.
"Честное здравствование - сердцу на радость" дигән мәкаль бар. Балалар да күп игелекле эшләр башкаралар, гадел булып үсәләр. Шуңа да без "Чиста куллар" акциясе үткәрдек. Балалар чиста кәгазьдә үз кулларын төшерделәр һәм нинди гадел һәм изге гамәлләр кылуларын яздылар. Соңыннан И. А. Крыловның "Лисица и сурок"исемле мәсәлен укыдык һәм фикер алыштык.