Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"По следам мужества и стойкости"

"По следам мужества и стойкости" дигән исем астында Ватан Геройлары көненә багышланган мәгълүмати - танып - белү сәгате узды. Укучылар Россиядә 1917 елга кадәр Георгий кавалеры көне буларак билгеләп үтелгән әлеге бәйрәмнең тарихы турында белделәр.
Рус солдатларының һәм офицерларының батырлыгын билгеләп үтү өчен, императрица Екатерина II 1769 елның 9 декабрендә "Изге Георгий орденын" кабул итә. Бу империянең иң зур бүләге була. Орден дүрт дәрәҗәдән тора: һәркайсысы нәселдән килгән дворян титулы алу хокукын бирә. Орденның беренче кавалерлары: императрица үзе, бөек рус полководецлары М. И. Кутузов һәм А. В. Суворов. Алар барлык дүрт дәрәҗәдәге орден белән бүләкләнгән. Революциядән соң бу бәйрәм гамәлдән чыгарыла. Еллар, дистә еллар, гасырлар үтә... Хәрби хәрәкәтләр беркайчан да туктатылмый һәм кешеләр гел сугышып торалар. Батыр сугышчыларны батырлыгы өчен Дан ордены (1, 2 һәм 3 дәрәҗә) белән бүләкли башлыйлар.
Ә Георгий Победоносецның бүгенге бәйрәмгә нинди катнашы бар? Георгий Победоносец образы инде күптәннән - Русьтә иң югары хәрби батырлык символы булып тора, аны безнең җиңелмәс армиянең яклаучысы дип саныйлар. Ул 3 гасырда яшәгән. Укучылар игътибарына "Гордимся славою героев" дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Ватан Геройлары Көнендә безнең якташларыбыз-Советлар Союзы Геройларын искә алдылар. Ватан Геройлары көнендә безнең якташларыбыз - Советлар Союзы Геройларын искә алдык.