"Билгесез солдат көне"
"Билгесез солдат"
ҺӘЙКӘЛ ТОРА. ИМЕШ СӨЙЛИЛӘР,
БУ - БИЛГЕСЕЗ СОЛДАТ ҺӘЙКӘЛЕ.
БИЛГЕСЕЗМЕ ШУШЫ БАКЫР КЕШЕ?
БИЛГЕСЕЗМЕ, ХӘТЕР, ӘЙТ ӘЛЕ?!...
Мостай Кәрим
Билгесез солдат көне илебез тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә.
Беренче тапкыр безнең илдә Билгесез солдат көнен 2014 елның 3 декабрендә билгеләделәр. Бу истәлекле көн - сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, исемнәре билгесез калган сугышчыларны - Ватаныбыз улларын искә алу, хөрмәтләү, аларның үлемсез батырлыклары алдында баш иеп хәтерләрне яңарту.