"Путешествие в страну правдилию"
20 ноябрьдә Бөтендөнья бала хокуклары көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1954 елда балалар арасында дөньякүләм бердәмлек һәм үзара аңлашу көне буларак гамәлгә кертелде һәм бөтен дөньяда балаларның иминлегенә багышланган. 1959 елның 20 ноябрендә БМО Генераль Ассамблеясы бала хокуклары Декларациясен кабул итә. Бу бәйрәм уңаеннан балалар хокуклары турында мультфильмнар карау белән "Путешествие в страну правдилию"дип исемләнгән викторина үткәрелде. Балалар белән мультфильмнарга сәяхәт иттек һәм балалар хокуклары турында әңгәмә кордык. Конвенциядәге статьяларда әйтелгән, кешенең хокуклары гына түгел, бурычлары да бар дип. Нәрсә ул бурыч, балаларның бурычлары нинди? Менә шушы сорауларны балалар белән бергәләп чиштек. Балалар хокуклары турында әкиятләр буенча викторина үткәрдек.