"Периодические издания в библиотеке"
Вакытлы матбугат көне уңаеннан “Периодические издания в библиотеке” дип исемләнгән мәгълүмат көне узды. Көн дәвамында китапханәче яңа вакытлы матбугатка күзәтү үткәрде. Укучылар игътибарына фәнни - популяр һәм сәнгатькә багышланган вакытлы матбугат тәкъдим ителде һәм слайд - презентация белән үрелеп барды. Мәгълүмат көне кысаларында күргәзмәләр эшләде: “В мире детских журналов” стол - просмотр “Журнальное ассорти”. Бу күргәзмәлекләрдән теләге булган һәркем яңа вакытлы матбугат белән танышып һәм ошаган газета - журналларны өйләренә алдылар. Мәгълүмат көне китапханәгә килүчеләргә бик күп тәэсирләр бүләк итте, буш вакытларын файдалы итеп үткәрү, аралашу, фикер алышу мөмкинлеге бирде. Балалар “Маленькие академики” журналын бик ошаттылар, чөнки бу журналда балалар өчен әкиятләр, күңелле биремнәр, лабиринтлар, кроссвордлар, төрле уеннар, игътибарлыкка биремнәр, табышмаклар, рәсемнәр галереясы, мозаикалар, “Тере табигать дөньясы” рубрикасы урын алган. Мәгълүмат көне барышында балалар журналдагы кызыклы уеннарны бик теләп чиштеләр.