"Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне"
30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм түгел, ә сәяси репрессияләрдә нахакка рәнҗетелгән кешеләрне искә алу көне. 1921 - 1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала. Бик күп татар язучылары да репрессия корбаннары булган.