"Рухи мирасыбыз сакчысы"
4 гыйнвар көнне шагыйрь, Татарстанның М. Җәлил , Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиевка 75 яшь тулды. Шул уңайдан яшьләр белән "Рухи мирасыбыз сакчысы" дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык, яшьләр үзләре дә авторның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. CD дискадан автор башкаруында шигырьләрен тыңладык, танылган җырчылар башкаруында җырларын да тыңладык.
Разил Вәлиев республикабызның иң танылган һәм үзенчәлекле язучыларының берсе. Тынгысыз күңелле, сизгер йөрәкле, олы җанлы шагыйрь Разил Вәлиев халык күңеленә үтеп керерлек 200 дән артык җыр, кырыктан артык китап, дүрт пьеса иҗат итә. Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевның татар милләте, тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендә куйган хезмәтләре өчен дөнья җәмәгатьчелеге мактаулы исем бирә.