Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Тел дигән дәрья бар"

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Тел дигән дәрья бар" дип исемләнгән әдәби микторина узды. Викторинада Арчаның җиденче номерлы мәктәбенең 9 сыйныф укучылары катнашты. Чара туган телебезгә кызыксыну уяту, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай булган, рухи мирасын барлау максатыннан оештырылды.