Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"С днём рождения, музыка"

Арча сәнгать мәктәбе филиалы белән берлектә Халыкара музыка көненә багышланган “С днём рождения, музыка” дигән музыка көне үткәрелде. Балалар “Фасолька” и “Домисолька” исеме астында ике командага бүленеп үз көчләрен сынаштылар. Музыкага, төрле композиторларга, уен коралларына кагылышлы биремнәрне чиштеләр. Китапханәче укучыларны фондта булган, балалар өчен музыка турындагы китаплар белән таныштырды. Викторинада 16 бала катнашты.
Бу бәйрәм 1975 елның 1 октябрендә Юнеско карары белән гамәлгә куелган, һәм инициаторларның берсе - бөек композитор - XX гасыр классигы Д. Шостакович. Безнең илдә музыка көнен бәйрәм итү 1996 елдан, Шостаковичның тууына 90 ел тулганда, традициягә әверелде. Музыка көне - ул барлык музыкантларның, композиторларның, музыкага үз тормышын багышлаган кешеләрнең һөнәри бәйрәме генә түгел, ә барлык музыканы  яратучыларның бәйрәме дә.