Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!"

Китапханәче балаларга  туган телнең һәр милләт өчен бик газиз һәм кадерле булуын, ә татар һәм урыс телләрен яхшы белү безнең бурычыбыз булуын аңлатты. Безнең Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә төрле милләт балалары белем ала. Алар үз телләрендә: таҗикчә һәм әрмәнчә  шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук укучылар татар һәм урыс  язучыларының да шигырьләрен сөйләделәр. Без үзебезнең уен - дәресебезне бөек  урыс теленә багышладык. Балалар бик теләп:
- тәрҗемәчеләр;
- мәкальне дәвам ит;
- бер сүз белән әйт;
- синонимнар;
- шаян бәйге дигән конкурсларда катнаштылар.
Урыс язучысы Максим Горький  урыс теле турында  мондый сүзләр әйткән: "Не умея владеть топором, и дерева не срубишь, а ведь язык тоже инструмент, музыкальный инструмент, и надобно  учиться легко и красиво владеть им".
Ә урыс  телен яхшы белер өчен сүзләр осталары И. А. Крылов, А. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, Н. В. Гоголь, И. С. Тургенев  кебек күренекле язучыларыбызның әсәрләрен күбрәк укырга кирәк.