"Яратырга килдек без бу җиргә..."
Белгәнебезчә, мәхәббәт темасы әдәбиятта мәңгелек тема ул. Кайсы гына язучының әсәрен алып карасак та, мәхәббәткә мәдхия җырлаганнар. Бу әсәрләрне укыган саен укыйсы килә.
Катнашучыларга мәхәббәт темасын чагылдырган әсәрләрдән өзекләр укыдык, яшьләр авторын һәм исемен атадылар, әдәби геройларның парларын таптылар, үзләре дә, мәхәббәткә багышланган, яраткан әсәрләреннән өзекләр укыдылар, егетләр кызларга шигырьләр иҗат итәргә тырыштылар, изге Вәли көненә, мәхәббәткә һәм дуслыкка карата сорауларга җаваплар эзләделәр. Шундый бәйгеләрдә катнаштылар:
- мин сиңа йолдыз бүләк итәм;
- мәхәббәт диңгезе;
- син минем татлы җимешем һ.б.
Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, ахырдан барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.