"Балачак илендә"
Әйдәгез танышыйк:
Галимҗан - исемем.
Рас килә, ди, әти,
Исемгә җисемем.
Чатнатып сөйләшәм
Үз ана телемдә.
Оялмыйм, курыкмыйм,
Мин бит үз илемдә!
Үземне Ватанны
Сакларга әзерлим.
Дөресен әйткәндә,
Күптәннән әзер мин!
Башымда - чигүле,
Каюлы түбәтәй.
Догалар укырга
Өйрәтә дәү әтәй.
Әйткәнне көтмичә
Әнигә булышам.
Яшермим, аз гына
Абыйдан калышам...
Тәүфыйклы булырга
Кирәген беләм мин.
Чын татар малае
Йөрәгем белән мин!
2 февраль көнне Иске Айван авылы китапханәсендә йөрәге белән чын татар булган язучы, шагыйрь, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльмановның 60 яшьлек юбилеена багышланган балалар иртәсе узды.
Максаты: Балаларда язучының иҗатына тагын да күбрәк мәхәббәт уяту.
Чарада китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Г. Гыйльмановның иҗаты күпкырлы. Прозада, поэзиядә яки драматургиядә дисеңме - һәр өлкәдә үзен сынаган язучы ул. Соңгы елларда балалар өчен шигырьләре дә укучыларны кызыксындыра башлады. Балалар белән язучының иҗатыннан алынган табышмаклар һәм акротабышмакларына җаваплар эзләдек, башваткычлар чиштек, шаян шигырьләрен һәм уен - шигырьләрен укыдык. Балалар иртәсе бик күңелле үтте.