Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Книга+кино"

Һәрбер бала фантастика укырга һәм карарга ярата. 8 гыйнвар балалар киносы көненә карата, китапханәдә совет язучысы Лазарь Лагинның "Старик Хоттабыч" дигән повесть - әкияте буенча балалар белән бергәләп кино карау оештырдык. Бу мавыктыргыч комедия экраннарда 1956 елда күрсәтелде. Мин балалар белән карау өчен бу фильмны болай гына сайламадым. Чөнки бу фильм якты, совет укучысының, пионерның намуслылыгы һәм гаделлеге турында, безнең балаларыбыз да  намуслы, гадел булып үссеннәр иде. Бу башка киноларга караганда аерылып тора торган, җиңел карала торган кино, чып - чын әкият, дөресрәге укучыларның хыялы. Фильмны караганнан соң бу әкият буенча фикер алыштык. Балаларны, язучыларның әсәрләре буенча фильмнар төшерелгән, китапханәдә  булган китаплар белән таныштырдым. Безнең балаларыбыз бәхетенә күрә, шул әсәрләр арасында Л. Лагинның "Старик Хоттабыч" повесть - әкияте дә бар. Мин балаларга бу әсәрне укырга тәкъдим иттем, чөнки без барыбыз да балачакта бу мавыктыргыч, тылсымлы әсәрне бер сулышта укыдык. Минем хәтта бу китапның тышлыгы да истә калды. Балалар, сезне китапханәдә көтеп калам!