Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Хуш киләсең, Яңа ел!"

Бик күңелле һәм кызыклы итеп үткәрдек без бу бәйрәмне. 29 декабрь көнне Иске Айван авылы мәдәни - спорт үзәгендә Яңа ел балмаскарады үтте. Бәйрәмгә килгән һәммәсе дә Яңа ел кунаклары: Кыш бабай, Кар кызы һәм Яңа ел символы - Әтәч белән төрле уеннар уйнап, җырлап - биеп күңел ачтылар.
6 гыйнвар көнне нәниләребез өчен "Кыш бабай бүләкләре" дип исемләнгән балалар иртәсе үтте. Балалар чыршы әйләнәсендә әйлән - бәйлән әйләнделәр. Кыш бабай белән төрле уеннар уйнадылар, үзләренең осталыкларын күрсәтеп чыгыш ясадылар. Бигрәк тә балаларга Кыш бабай кулыннан тәм - томнар алу сөенечле булды һәм безнең нәниләребезнең йөзләре  шатлык - куанычлар белән тулы иде.