"Балаларга сугыш турында укыйбыз"
2017 елның 4 маенда Иске Айван авылы китапханәсе беренче тапкыр "Балаларга сугыш турында укыйбыз - 2017" дигән сигезенче Халыкара акциядә катнашты. Алдан ук китапханәдә "Прочти книгу о войне" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы турында әсәрләр тәкъдим ителде. Китапханәче күргәзмә буенча күзәтү ясады. 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләрдә патриотик хисләр тәрбияләү, тарихи хәтерне саклау һәм Россия тарихының героик үткәненә игътибар җәлеп итү, укучыларны Бөек Ватан сугышы турында китаплар уку белән кызыксындыру максатыннан, Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләрендә кычкырып укулар оештырылды. Бөек Ватан сугышы турында кереш әңгәмә үткәрдек, аннан соң 3 нче сыйныф укучылары белән Лена Голиков турында укыдык (А. Н. Печерскаяның "Дети - герои Великой Отечественной войны" китабы буенча"). Өлкән сыйныф укучылары белән А. Фадеевның "Бессмертие" очергын укыдык (""Только победа и жизнь"- публицистика военных лет) китабы буенча. Бу очерк 1943 елның 15 сентябрендә "Правда" газетасында басылып чыккан, аның нигезендә "Молодая гвардия " романы язылган. Аннан соң А. Фадеевның "Молодая гвардия"романыннан өзек укыдык. Балалар Бөек Ватан сугышы тарихын кызыксынып тыңладылар. Әсәрләрне укыганнан соң, укучылар фикер алыштылар, укылган әсәрләр буенча үз фикерләрен әйттеләр. Бу әсәрләрнең барысы да балаларны ныклыкка, хезмәт сөючәнлеккә, батырлыкка өйрәтәләр, патриотик хисләр тәрбиялиләр һәм каһарманлык үткәненә карата тарихи хәтерне сакларга өйрәтәләр. Балалар сугыш турындагы әсәрләргә карата кызыксыну белдерделәр, күпләр өйдә уку өчен китаплар алдылар.