"Гүзәллекнең, изгелекнең үзе сез"
Кичәбезнең максаты: өлкәннәрне хөрмәтләү иде. Матур җырлар, дәртле биюләр, моңлы көйләр, шигырьләр белән бәйрәмебез тагын да ямьләнде. Өлкәннәребез кайнар чәйләрдән, тәмле сүзләрдән сыйланып үзләренең яшьлекләрен, хатирәләрен яңарттылар, авылдашларын барладылар. Бер - берсе белән күрешеп, очрашып ял итәргә мөмкинлек тудырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.