"Культура и я"
Мәктәп китапханәчесе Зиатдинова А. А. Татарстан һәм туган якның мәдәни мираслары турында сөйләп үтте. Авыл китапханәчесе Шәмсетдинова Г. Н. "Мәдәният һәм мин" дигән әңгәмә үткәрде. Әхлак һәм тәртип кагыйдәләрен искә төшердек, тату һәм дус, бер - береңне ихтирам итәргә, шәфкатьле булырга өндәдем. Дәрес тагын да кызыклы һәм мәгънәле үтсен өчен балалар белән әхлаки мәкальләр төзедек, табышмакларга җаваплар эзләдек. Укучыларны әхлаки тәрбия бирә торган китаплар белән таныштырып уздым.
1) Леонид Яхнин "Вежливые слова"- Москва Олма - пресс 2002;
2) Тәмле сүз: әдәпле булу серләре/ (төз. Талия Шакирова).- 2нче басма.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2013.- 79 б.: рәс.б - н;
Мәдәни көндәлекне тутырганда балаларга бик нык ярдәм итүче китаплар тәкъдим иттем.
1) Книга - игра "Увлекательный Татарстан" (авт. проекта Аделя Сафина).- Казань: Изд. дом "Акчарлак", 2014.- 72с.: ил;
2)Путешествие в Казань / Ирина Колмогорцева. Худ. оформление и текст автора.- Казань: Магариф, 2005.- 23 с.
Бу китаплар барысы да безнең китапханәбездә бар. Укучыларны китаплар белән якыннан танышырга чакырып, китапханәдә көтеп калам. Рәхим итегез!
Ахырдан барлык укучыларга да мәдәни көндәлекләр тапшырдык.
Быелгы уку елында балалар әти - әниләре Һәм сыйныфташлары белән "Иң яхшы иҗади коллектив", "Иң актив мәдәни команда", "Иң мәдәни гаилә" дигән бәйгеләрдә көч сынашачаклар. Барыгызга да уңышлар теләп калам.