"Будущее без терроризма, терроризм без будущего"
Очрашу барышында кунагыбыз терроризм буенча инструктаж үткәрде, оператив эш барышында булган вакыйгалардан мисаллар китерде. Яшьләрнең бик күп сораулары җыелган иде, алар үз сорауларына тулы җаваплар алдылар. Китапханәче Арча муниципаль районы халкы өчен булган терроризмны кисәтү буенча белешмәлекләр җыентыгы белән таныштырып, яшьләргә өләшеп чыкты.