Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Бар уем кичен - көндезен, сезнең хакта милләтем..."

13 август көнне "Көньяк" территориаль - җәмәгатьчелек үзидарәсе территориясендә "Будь в команде Татарстана" Спартакиадасы кысаларында, халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган "Бар уем кичен - көндезен, сезнең хакта милләтем..." исеме астында "Әдәби мәйдан" узды. Мәйданда район үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче "Каурый каләм" әдәби - иҗат берләшмәсенә йөрүче һәвәскәр шагыйрьләр, шушы төбәктә гомер итүче әдәбият һәм сәнгать сөючеләр, мәдәният хезмәткәрләре, Арчаның  7 номерлы урта гомуми белем бирү  мәктәп коллективы, студентлар, Арчаның 9нчы номерлы "Шатлык" балалар бакчасы коллективы катнаштылар. Төрле спорт уеннары үткәрелде. Бәйрәмгә җыелган кунаклар тәмле коймак белән чәй эчеп, җыр, шигырь, биюләр дулкынында хисләнеп,җәйге матур кичтә күңел ачып ял иттеләр.