Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Туган телем - Тукай теле"

    21 февраль - Халыкара туган тел көне.2000 нче елда ЮНЕСКО тарафыннан бу көн бөтен дөньда туган тел көне итеп билгеләнә.Туган тел - беренче мәртәбә әйләнә-тирәне танып белергә,һәр нәрсәне үз исеме белән әйтергә өйрәтүче,шулай ук әти-әниебез,гаилә белән аңлашу һәм дуслар белән аралашуда ярдәм итүче тел ул.Һәр милләтнең үз теле бар.Татар халкының туган теле - татар теле.

    Туган телебезнең никадәр кадерле булуын аңлату максатыннан  "Туган телем - Тукай теле" дип исемләнгән кичә үткәрелде.Китапханәче балаларга туган телнең әни кебек,туган җир кебек үк кадерле булуын сөйләде.Туган телне саклау,өйрәнү кирәклеген төшендерде.Аннары балалар "Мәкальнең дәвамын тап" уенында катнаштылар,табышмакларга җаваплар эзләделәр.Кичә ахырында Г.Тукайның тел,туган  як турында язган шигырьләрен  сәнгатьле итеп укыдылар.Бәйрәм шагыйрьнең "Туган тел" җыры белән тәмамланды.