"Балалар ышаныч телефоны - 2022"
17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Ышаныч телефонының төп бурычы - балаларның зарын тыңлау, тормышта катлаулы һәм авыр хәлләргә юлыккан сабыйларны яклау, аларга һәм әти-әниләренә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү.
Шул уңайдан "Балалар ышаныч телефоны-2022" флешмобы үтте. Балаларга ышаныч телефонына нинди очракларда һәм кайсы номерга шалтыратып булуы турында мәгълүмат бирелде.