Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Кул эшләрендә - күңел җылысы"

    Кул эшләре гомер - гомергә затлы иҗат булып саналган.Соңгы вакытларда безнең авылыбызда да кул эшләре белән шөгелләнүчеләр күбәеп китте.

    Уйлап карасаң,югары технологияләр зур үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгелләнү бөтенләй дә кирәксез,өс  киемнәрен үз кулың белән тегүнең,сөлгеләр чигүнең,оекбаш - бияләй бәйләп мәшәкатьләнүнең мәгънәсе юк кебек.Ә шулай да кул эшләре белән кызыксыну көннән - көн арта.