Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Каһарманлык символы"

      27 нче гыйнвар - Ленинград камалышы өзелгән көн.Шушы уңайдан китапханәдә "Каһарманлык символы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.Күргәзмәгә Ленинград камалышы турында язылган публицистик һәм әдәби әсәрләр урнаштырылды.Шулай ук күргәзмәгә  күзәтү ясалды.Балалар камалыштагы кешеләрнең батырлыгы турында,икмәк карточкасы турында мәгълүмат тупладылар.Шулай ук Таня Савичеваны искә алдык.