"Редакциядә кунакта"
Миңа "Арча хәбәрләре" газетасы редакциясе оештырган очрашуда катнашырга насыйп булды. Очрашу кунаклары - район һәм авылларда яшәүче актив хәбәрчеләр иде. Бик җылы аралашу булды, һәрбер хәбәрченең чыгышын тыңлап үземә рухи азык алдым. Очрашу ахырында "Арча хәбәрләре" газетасы баш мөхәррире Исрафиль Насибуллин мактау грамотасы тапшырды.