"Кабагы да кабагы"
Көзге уңышлар өлгергәч кабак бәйрәме үткәрергә булдык.Һәм үзенә күрә бер үзенчәлекле бәйрәм булып чыкты ул.Кабактан кем нинди сыйлар әзерли, һәр кеше үзенең рецептлары белән бүлеште.Кабакка багышлап язылган шигырьләр укыдык, табышмаклар чиштек.Бәйрәм татар халкының уеннары, җырлары белән үрелеп барды.
Бәйрәм ахырында клуб хезмәткәре әзерләгән тәмле сыйлар белән чәй эчтек.