Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Гаилә, мәхәббәт һәм тугырылык көне"

    Гаилә — җылы учак. Учак янына гаиләдәге һәр кеше җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була.
   Авылыбызда бик күп матур гаиләләр яши.Яшьләргә, балаларга, күпләргә үрнәк итеп күрсәтерлек алар.
Бүген сүзем 48 ел бергә иңне - иңгә куеп гомер кичерүче Шәйхиев Фәрит абый һәм Әнзия апалар хакында.Кылачы авылы кызы Әнзия апа 18 яшендә Урта Сәрдә авылында яшәүче Фәрит абыйга тормышка чыга.Һәм менә сөбханалла 48 ел матур гомер кичерәләр.Ике кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр.Ә хәзер инде өч оныкка яраткан әби - бабай.