Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Авыл ничек яши"

Арча Муниципаль Районы Җирлек авыл башлыклары Курса Почмак авыл китапханәсендә кунакта. Семинар Сеҗе авыл җирлегендә узды.Китапханәгә килгән кунаклар арасында Арча Муниципаль районы җитәкчесе Хисамутдинов Алмаз Гаптерауфович шәхсән үзе дә бар иде. Гармун моңы астында Сания Әхмәтҗәнованың "Мин бит Арча баласы" шигырен сөйләп каршы алдык. Җитәкчеләрне зур әзерлек белән каршы алдык. Китапханә һәрвакытта чиста, стендлар 2026 ел өчен яңартылган, китап күргәзмәләре кызыклы, СВО зонасы почмагы әзер. Шуңа да җитәкчеләребез бик кәнагать булып киттеләр.