"Чыршы викторинасы"
"Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, гаҗәеп бәйрәм. Бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләр белән әкияти могҗизалар һәм тылсым бәйрәме. Курса Почмак китапханәсендә өлкәннәр өчен әдәби - тематик кичә һәм балалар өчен «Чыршы викторинасы» узды. Викторина Тылсымлы Яңа ел бәйрәменә, аның традицияләренә, гореф-гадәтләренә, символларына багышланган иде. Балалар бик теләп Яңа ел табышмакларын чиштеләр, кышкы әкиятләрнең исемнәрен искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Викторина сорауларына җавап бирү өчен малайларга һәм кызларга Яңа ел бәйрәменең төп Яшел героинясы очраштыргалый торган китапларның исемнәрен искә төшерергә туры килде. «Сүзеңне сөйлә», «Күңелле Чыршы», «Яшә чыршы» конкурсларында һәм «Күркәләр»эстафетасында ярыштык. Чараның әдәби - тематик өлешендә Өлкәннәр чыршы һәм Кыш бабай, Кар кызы тарихы турында сөйләделәр.