Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Яшәү ямьле,сез дусларым бар чакта"

1 нче декабрьне үзенең бәйрәме итеп кабул иткән, мөмкинлекләре чикле булган кызыбыз, китапханәнең даими китап укчысы Ахметгараева Ләйсән бүген Курса Почмак авыл китапханәсенең махсус кунагы. Ләйсән өчен балалар шигырьләр әзерләп, шигьри минут бүләк иттеләр. Шигырь янына бүләккә матур рәсемнәр ясадылар һәм теләкләр теләделәр. Ләйсән балаларга үзе төзегән мозаика турында сөйләде һәм кулдан чигелгән борын кульяулыкларын тәкъдим итте.