Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Барысын да белергә телим"

Китапханәдә балалар белән танып-белү - күңел ачу уены узды  «Барысын да белергә телим». Чара алып баручының сәламләү сүзе белән башланып китте. Балаларга сораулар һәм табышмаклар бирелде. Дөрес җавап өчен балалар йолдызчыклар алдылар. Катнашучылар дөрес җавап табарга һәм алып баручыга җавап бирергә тиеш иде. Уен берничә турдан торды. Балалар конкурсларда һәм уеннарда иң актив катнаштылар. Чара күңелле, кызыклы үтте. Барлык катнашучылар да үзләрен укымышлы, зирәкле, актив һәм дус егетләр итеп күрсәттеләр.