Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Вечер с Пушкиным"

Александр Сергеевич Пушкин рус теленең байлыгын, сәнгатьлелеген, сыгылмалылыгын арттырды һәм шедеврлар иҗат итте. А.С. Пушкин таланты ярдәмендә рус теле бөек милли һәм дөньякүләм тел дәрәҗәсенә җитте. Россиядә  Александр Сергеевич Пушкин искә алмый яшәү мөмкин түгел. Курса Почмак авыл китапханәсендә А.С.Пушкин истәлегенә багышланган әдәби кичә узды. Китапханәче балаларга язучының тормышы һәм иҗади юллары турында сөйләде, киң танылган әсәрләр турында искә төшерде, “һәм яңадан Пушкин юлларын укыйбыз” дигән тематик күргәзмә ясады. Очрашуда катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен әзерләделәр, А.С.Пушкин әкиятләре буенча “Кроссвордистлар көрәше”ндә катнаштылар. Кичә ахырында катнашучылар медальләр һәм китаплар өчен тематик билгеләр белән бүләкләнделәр.