Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Әдәби ярыш"

Курса Почмак авылы китапханәсендә "Әдәби ярыш" дигән чара узды. Әдәби ярышта балалар, катнашучылар үзләренең әдәбият белемнәрен уен формасында күрсәттеләр, әсәрләрне, язучыларны һәм әдәби терминнарны белүгә биремнәр башкардылар. Бу - алып баручыдан сораулар белән уен, иҗади конкурс, биремнәр китапларда яшерелгән, ә катнашучылар аларны эзләделәр, башваткычларны чиштеләр. Ярышларның максаты - уку һәм әдәбият белән кызыксынуны арттыру.