"Муса Җәлил яши йөрәкләрдә"
Курса Почмак авыл китапханәсе китапханәчесе татар шагыйре, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көненә багышланган "Муса Җәлил - безнең йөрәкләрдә!" шигырь сәгатен үткәрде. Чарада катнашучылар белән шагыйрьнең тормышыннан, әдәби эшчәнлегеннән кызыклы фактларны, аның ничек сугышканын, әсирлеккә эләгүен һәм аның исемен мәңгеләштергән "Моабит дәфтәре" автобиографик шигырьләр китабын искә төшерде. Без шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган викторина үткәрдек. Чара шагыйрьнең шигырьләрен уку белән тәмамланды.