"Елмаюдан дуслык башлана"
Дуслык балалар һәм өлкәннәр өчен бик мөһим, дуслар безнең тормышны шатрак һәм якты итә, авыр вакытта ярдәм итә. Бүген бездә китап белән дуслашу һәм дуслар табу көне. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар дуслыкның, кыюлыкның, игелеклелекнең, үзара ярдәмнең һәм оптимизмның мәгънәсен бала чагында ук белү никадәр мөһим икәнлеге турында сөйләячәк. Укучылар игътибарына Э.Оспенский, Н.Носов, В.Голявкин, А.Гайдар, Е.Велтистов, Г.Троепольский һәм башка авторларның сәнгать әсәрләре тәкъдим ителде.