"Алтын куллы авылдашлар"
Алтын куллы авылдашларыбыз белән горурлана алабыз. Милләтебезнең кул эшләре гомер - гомергә халкыбызга затлылык өстәгән. Авылдашларыбыз Миңнуллин Идрис абый һәм Нурисламова Сөембикә апалар пластиктан төрле - төрле чәчәкләр ясыйлар.Без китапханәбезгә аларны чакырып мастер класс үткәрдек һәм кул эшләрен китап күргәзмәсен бизәү өчен дә кулландык.