Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Кышкы әкият иленә сәяхәт"!

Кышкы әкият иленә сәяхәт итүне без елдагыча кабатлау белән кышкы каникулларда үткәрәбез.Кычкырып сәнгатьле итеп шигырьләр, әкиятләр укыйбыз. Аннан авторлар белән танышу үткәрәбез. Әкиятләрнең эчтәлеген сөйләп, аның мәгънәсенә төшенергә тырышабыз. Башваткычларны әкиятләргә нигезләнеп төзеп балалар белән берлектә чишәбез.Җиңүчеләргә кызыклы һәм баллы бүләкләр өләшәбез.