Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Зур уңышлар яулап, заманалар матур бәя бирсә эшеңә"

Татарстан Республикасының атказанган халык артисты Фәнис Җиһанша белән очрашу кичәсе Курса Почмак гомум белем бирү мәктәбе белән берлектә үткәрелде. Артистыбыз балалар белән кызыклы сөйләшүләр, булачак профессияләрнең тормышта мөһимлеге турында әңъгәмә алып барды. Артистыбыз тормышы турында презентация әзерләнде, бик күп еллар дәвамында матбугат битләрендә чыккан  Курса Почмак китапханәсе тарафыннан җыелган мәгълүмәт тупланган  альбом халыкка тәкъдим ителде.