Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Беслан балалары хәтердә"

3 сентябрь - терроризмга каршы көрәш көне. Курса Почмак авыл китапханчесе ел саен бу көнне балалар өчен батырлык сәгате уздыра. Бу көндә Беслан балаларының ачы хәсрәтен искә алу белән беррәттән  хәрби хезмәт турында сөйләшүләр алып барыла һәм китап күргәзмәсе куела. Терроризм нәрсә ул дигән сорауга балалар инде тотлыкмый җавап бирә, чөнки аларны һәрвакыт бу шыксыз сүз белән таныштыру һәм аңлату эшләре алып барабыз.