"Җәннәт әниләр аяк астынада"
Әниләр көненә багышланган тематик кичә җыр,нәфис сүз,биюләр белән үрелеп барды.Бу көндә без әниләребезгә котлау ,рәхмәт сүзләре генә яңгыраттык. "Минем әни -кояшым ,мин аның кояшчыгы" исеме астында бизәп куйган китап күргәзмәсенә кыскача обзор ясалып ,китап укучыларга тәкъдим ителде.Концертны Курса Почмак авылы китапханәчесе алып барды һәм сценарий авторы буларак та катнашты.